Татарстанның профпатология хезмәтенә 60 яшь тулды

2019 елның 22 ноябре, җомга

2019 елның 21 ноябрендә Казан дәүләт медицина университетында «Казанда профилактик медицина көннәре»н уздыру кысаларында Татарстан Республикасында профпатология хезмәтен оештыруның 60 еллыгына багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Е.Ф. Әхмәтҗанова һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең хезмәт гигиенасы, радиацион гигиена һәм транспортта күзәтчелек бүлеге башлыгы А. М. Гыйниятова чыгыш ясадылар.

Конференция кысаларында бүләкләү тантанасы булды. Күпьеллык хезмәтләре һәм халыкның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән түбәндәгеләр бүләкләнделәр:

* Гарипова Раилә Вәли кызы – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш профпатологы, м.ф.д., Казан медицина университетының гигиена, хезмәт медицинасы кафедрасы доценты;

* Берхеева Зөһрә Миндияр кызы – Казан медицина университетының профилактик медицина һәм кеше экологиясе кафедрасы доценты;

* Сафина Кадрия Равил кызы – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика профпатология үзәге мөдире.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International