Казанда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән пациентларны амбулатор алып бару мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 22 ноябре, җомга

«Казан Экспо» ХКҮдә беренче тапкыр «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән пациентларны амбулатор алып баруның көнүзәк мәсьәләләре» Бөтенроссия конгрессы узды.

Конгресс йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау өлешендә беренчел сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Анда сәламәтлек саклау өлкәсендә Россиянең әйдәүче экспертлары, дәүләт хакимияте органнары, Россиянең һәм якын чит илләрнең 65 регионыннан һөнәри берләшмәләр вәкилләре катнаштылар. Эшлекле программа 20 тематик сессияне үз эченә алды һәм пленар дискуссия белән тәмамланды.

Конгрессны оештыручылар – «Н.А. Семашко исемендәге Иҗтимагый сәламәтлек милли ФТИ» ФДБФУ, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының ФармМедПолисы һәм Казан дәүләт медицина университеты. Конгресс Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы катнашуында узды.

Чара кысаларында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы илебез җитештерүчеләренең медицина эшләнмәләре экспозициясен оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International