Капиталь ремонттан соң Адмиралтия бистәсендә сырхауханә мәйданы ике тапкырга зурайды

2019 елның 22 ноябре, җомга

Казан мэры Илсур Метшин Адмиралтия бистәсендә капиталь ремонт ясалган 2нче номерлы Клиник хастаханәсенең 3нче номерлы сырхауханә бүлеген карап чыкты. Капиталь ремонттан соң сырхауханәнең мәйданы ике тапкырга зурайды. Бүлеккә 12 меңнән артык кеше беркетелгән – Адмиралтия бистәсенең, Яңа Аракчиноның һәм Игумновоның барлык халкы. Яңартылган учреждениедә көндезге стационар, гериатрия кабинеты ачылды, УЗИ-тикшерү үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде, ә бер бинаны өчкә бүләргә мәҗбүр булган участок табиблары хәзер пациентларны шәхси кабинетларда кабул итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International