РКХдә ТР халкының скрининг тикшеренүләрен оештыру мәсьәләләре буенча семинар булды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Республика клиник хастаханәсендә Татарстан Республикасы халкының скрининг тикшеренүләрен оештыруда актуаль мәсьәләләр буенча семинар булды. Семинар урта медицина персоналы өчен оештырылды. Конференциядә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының лаборатория диагностикасы буенча баш штаттан тыш белгече, клиник-диагностика лабораториясе мөдире Сираҗетдинов Дамир Талиб улы Татарстан Республикасында социаль әһәмиятле йогышларга скрининг тикшеренүләрен оештыруның актуаль мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады. ВИЧ-йогышы һәм авария хәлләре буенча эпидемиологик хәл турында үз докладында «ТР ССМ СПИД һәм ЙА ПК республика үзәге» ДАССУнең табиб-эпидемиологы Хафизова Нурсөя Харис кызы сөйләде.  Шулай ук доклад белән" «ТР ССМ СПИД һәм ЙА ПК республика үзәге» ДАССУнең КЛД табибы Сидорова Ирина Владимировна чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International