2019 елның 23 ноябрендә «Чистай ҮРХ» ДАССУ җитәкчелегендә 2020 елның чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру һәм һөнәри юнәлеш бирү планы чикләрендә масштаблы чара оештырылды. Бу көнне Чистай ҮРХнең дәвалау оешмалары буенча Казан дәүләт медицина университетының студентлары өчен баш табиб урынбасарлары һәм сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре таныштыру экскурсиясен уздырдылар.
Күзәтү экскурсиясе «Чистай ҮРХ»ДАССУнең хәзерге заман балалар сырхауханәсеннән башланды. Студентларга Чистай ҮРХ бүлекчәләренең эшчәнлеге турында фильм тәкъдим ителде.
Студентлар перинаталь үзәктә, 2нче шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә һәм яңа хатын-кызлар консультациясендә булдылар. Чара барышында булачак медицина хезмәткәрләренә бүлекләрнең һәм оешмаларның корпусларын күрсәттеләр, районда медицина оешуның тарихын сөйләделәр, шулай ук хастаханәләрнең техник базасын – алдынгы җиһазларны күрсәттеләр.