Яр Чаллының Сугышлар ветераннары өчен госпитале үзенең юбилеен билгеләде

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУсе үзенең 40 еллык юбилеен билгелде. Әлеге истәлекле дата уңаеннан тантаналы чара Яр Чаллы шәһәренең Орган залында узды.

Бәйрәм кунаклары – ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова.

Тантаналы кичәдә Әфганстан һәм Чечня сугышлар һәм башка локаль конфликтлар ветераннарының һәм инвалидларының иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Фомин, шәһәрнең Ветераннар советы рәисе Зөһрә Сәитова баш табиб Резедә Мәүҗетдинова аркылы госпиталь коллективына Рәхмәтләр  тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International