Бөгелмәдә йогышлы авырулар белән авыручыларга медик-социаль ярдәм күрсәтү үзәге эшли

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Йогышлы авырулар белән авыручыларга медик-социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Бөгелмә ҮРХ» ДАССУ җирлегендә пациентларны кабул итә.

Функциональ нигездә үзәк 2019 елның 15 маенда эшли башлады, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең 2018 елның 29 декабреннән №3 карарын үтәү йөзеннән оештырылды.

Үзәк хезмәткәрләре ВИЧ-йогышы булган пациентларның үз сәламәтлеген саклауга мотивациясен күтәрәләр. Оешманың бурычларына ВИЧ-йогышы булган пациентларны социаль адаптацияләү, ВИЧ-йогышы проблемалары турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру, шулай ук ВИЧ-инфекцияле пациентларны ретровируска каршы препаратлар белән дәвалау белән колачлауны арттыру керә. Үзәктә табиб-инфекционист, юрист, шулай ук беренче тапкыр «тигезгә тигез» принцибы буенча социаль хезмәткәр эше оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International