Түбән Кама хастаханәсендә Әниләр көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә «Әниләр көненә» багышланган бәйрәм концерты узды.

Мондый бәйрәм концерты – ТКҮРКПХнең дус коллективында ел саен уза торган тагын бер традиция ул. Бу юлы тамашачыларны күп кенә сюрпризлар көтте, ак халатлы әниләр алдында Түбән Кама хастаханәсе хезмәткәрләренең талантлы балалары чыгыш ясадылар. Төрле яшьтәге балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар. Күпләр сәхнәгә әниләре белән чыктылар һәм тамашачыларны дулкынландыргыч иҗади чыгышлары белән таң калдырдылар. Әлбәттә, барлык җырлар һәм шигырьләр иң яраткан һәм матур әниләргә адресланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International