Яр Чаллы шәһ. КБМҮнең Перинаталь үзәгендә Халыкара әниләр көне хөрмәтенә яңа гына әни булган хатын-кызларны котладылар. Мондый якты көндә һәр әни позитивлык порциясе алырга, үз адресына җылы сүзләр һәм бәйрәм белән котлаулар ишетергә тиеш. Шул миссия белән КБМҮдә перинаталь үзәктән чыгучы әниләрне котладылар. КБМҮ партнерлары белән берлектә тантаналы чыгару вакытында котлау акциясе оештырылды һәм бүләкләр тапшырылды.
Ел саен Перинаталь үзәктә Халыкара әниләр көнен берәр төрле чара белән билгеләп үтәләр. Бүгенге акциянең максаты – тормышта иң кадерле кеше – безгә тормыш бүләк иткән әнинең әһәмиятен билгеләү. Ел башыннан алып Яр Чаллының Перинаталь үзәгендә 5150 бала туган.