«Ел табибы – Ак чәчәкләр-2019» Республика конкурсының финалистлары Дюссельдорфка (Германия) «Германиядә һәм Нидерландта Сәламәтлек саклау: медицина хезмәтен күрсәтүне оештыру һәм медицинада инновацион технологияләр» стажировкасын узу өчен килделәр.
Конкурсның төп призы сыйфатында «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы» номинацияләре лауреатлары һәм җиңүчеләре стажировка алдылар.
Килүгә үк татарстан табиблары "INTAMT" Халыкара менеджмент һәм технологияләр академиясенә киттеләр, анда оештыру җыелышын профессор, техник фәннәр докторы Патрик Эдуард Исаакович үткәрде. 6 көн эчендә аларга 6 шәһәргә һәм 6 клиникага килеп китәргә туры киләчәк.