Казанда Агафонов укулары-2019 узачак

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

29 ноябрьдә Казанда «Агафонов укулары-2019: йогышлар һәм соматик патология» Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең 120-еллыгына багышланган юбилей фәнни-гамәли конференциясе узачак.

400дән артык белгеч балаларда һәм өлкәннәрдә йогышлы авыруларны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау турында фикер алышачак.

Конференция эшендә каралачак төп темалар:

• Йогышлы авыручыларга медицина ярдәмен оештыру

• Олыларда һәм балаларда соматик патологияне үстерүдә йогышлы факторның роле

• Йогышлы авыруларның заманча диагностикасы

• Йогышлы авырулар китереп чыгаручыларын һәм патогенезын өйрәнүдә яңалык

• ВИЧ-йогышы һәм оппортунистик авырулар

• Вируслы гепатитлар һәм йогышлы булмаган этиологияле бавырының диффуз авырулары

• Исбатлау медицинасы позицияләреннән йогышлы авыруларны дәвалау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International