Казанда бактерияләргә каршы терапиянең эксперт клиник-фармакология анализы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә ТР сәламәтлек саклау учреждениеләрендә бактерияләргә каршы терапияне эксперт клиник-фармакологик анализлау нәтиҗәләре буенча киңәшмә булды.

Киңәшмә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече клиник-фармакологы, м.ф. д. Максимов җитәкчелегендә узды. Киңәшмәдә республика клиник хастаханәсенең белгечләре доклад белән чыгыш ясадылар.

Киңәшмәдә сәламәтлек саклау министрының урынбасары – Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы В.В. Жаворонков, м. ф. д. Фундаменталь медицина һәм биология институтының профессоры Л. Е. Җиһаншина, фармация буенча идарә башлыгы А. О Пологов, баш табиблар, медицина өлеше буенча баш табиб урынбасарлары, табиблар- клиник фармакологлар, терапевтлар һәм башка белгечләр булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International