Инновацион фикерләрнең ачык конкурсы «Инновацияләр пространствосы – 2019» В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында узды. Проектларны яклауга Россиянең барлык регионнарыннан 80нән артык гариза арасыннан 30 конкурсантны чакырдылар.
Түбән Кама шәһәренең «ПҮ белән БШХ» ДАССУсен табиб-неонатолог Зилә Әүхәдиева тәкъдим итте. «Оештыру инновациясе» номинациясендә Түбән Каманың «Күкрәк сөте белән ашату – ана булу шатлыгы» проекты 1 нче урынны алды.