12 декабрьдә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Островский ур., 11/6.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

  1.  мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасын үз эченә алган гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү гарантияләре;
  2. Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм, махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле, медицина ярдәме, ашыгыч, шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган, медицина ярдәме һәм Татарстан Республикасы медицина оешмаларында паллиатив медицина ярдәмен күрсәтү;
  3. медицина ярдәмен күрсәтү  вакытында дару препаратлары белән, махсуслаштырылган дәвалау туклану продуктлары белән, медицина әйберләре, дезинфекция, дезинсекция һәм дератизация белән тәэмин итү.

Кабул итүгә (843) 231-79-20, 231-79-87 телефоннары буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International