1 декабрьдә «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруны яктырту» Республика конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруны яктырту» темасына Республика конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Конкурс Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру чараларына массакүләм мәгълүмат чаралары аша җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максаты белән үткәрелә. Конкурста катнашырга федераль, республика һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International