Мәскәүдә «Акушерлыкта һәм неонатологиядә анестезия һәм реанимация» Бөтенроссия белем бирү конгрессы уза

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

«Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең табиб анестезиолог-реаниматологы Николай Ильин Мәскәүдә «Акушерлыкта һәм неонатологиядә анестезия һәм реанимация» XII Бөтенроссия белем бирү конгрессында катнаша.

Конгресс – иң зур һәм абруйлы чара, аның эшендә Россия һәм чит ил галимнәре, анестезиология һәм реанимация, неонатология, акушерлык, гинекология һәм башка чиктәш клиник дисциплиналарның әйдәүче белгечләре катнашалар. Конгрессның төп максаты – киләчәктә хатын-кызларга һәм яңа туган сабыйларга анестезиологик ярдәмне, интенсив терапияне камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International