ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе Яр Чаллы хастаханәләрен тикшерде

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе Яр Чаллының дәвалау учреждениеләренең эше белән танышты. Тикшерү программасына шәһәрнең барлык стационарлары да кертелгән иде: 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе, Йогышлы авырулар хастаханәсе, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Сугышлар ветераннары өчен госпиталь, 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе, шулай ук Тукай үзәк район хастаханәсе.

Эш визиты барышында экспертлар стационарларның профильле бүлекләренең эше, пациентларны, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары патологиясе белән авыручыларны медицина учреждениеләренә маршрутлаштырун, реанимацион бүлекләрне һәм интенсив терапия палаталарын җиһазландыру, акушер-гинекология хезмәтенең эше белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International