Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында узды. Яклар тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкин булган юнәлешләр турында фикер алыштылар һәм хезмәттәшлек турында килештеләр.