Бүген Республика наркология диспансерында «Нарколог көне» республика семинар – киңәшмәсендә Татарстан наркология хезмәтенең эше турында сөйләштеләр. Очрашуда РНД бүлекләренең һәм филиалларының хезмәткәрләре, шулай ук үзәк район хастаханәләренең психиатр-наркологлары катнаштылар.
Авыл районнарында наркология авыруларын кисәтү аеруча мөһим. Бу эшкә гомуми дәвалау челтәренең медицина хезмәткәрләрен, мәгариф, мәдәният учреждениеләре, яшьләр оешмалары, социаль яклау һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләрен җәлеп итәләр.