АМТЕС Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «Дару тәэминатының региональ модельләре – Медфарминновацияләр – 2019» фәнни-гамәли конференциясе узды. Чакырылган эксперт сыйфатында В.А. Насонова исемендәге Ревматологиянең фәнни-тикшеренү институты профессоры Татьяна Решетняк булды. Конференциядә Татарстан клиникаларының табиблары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкилләре катнаштылар.