Казанда «Педиатрия һәм балалар хирургиясе Идел буе федераль округында» дигән конгресс узачак

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 3-4 декабрендә «КОРСТОН» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында халыкара катнашуы белән «Педиатрия һәм балалар хирургиясе Идел буе федераль округында (ИФОда)» дигән XVI Россия конгрессы узачак.

Конгресс чикләрендә түбәндәге конференцияләр оештырылачак: балалар хирургиясе буенча XIV Конференция, ИФОның педиатрлары-нефрологларының X конференциясе, ИФОның VIII Балалар гастроэнтерологлары конференциясе, Россия Балалар кардиологлары ассоциациясе эгидасы астында VIII Россия белем бирү конференциясе, ИФО неонатологларының VII конференциясе, ИФОда спорт медицинасы белгечләренең V конференциясе ИФОның социаль педиатрия буенча V конференциясе, ИФОда балалар спорт медицинасы буенча V конференциясе; ИФО аллергологларының-иммунологларының I конференциясе; ИФОның нейрохирурглары конференциясе.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, КДМУ, КДМА, Татарстан Республикасында Россия Педиатрлар союзының Республика бүлеге һәм ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International