ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе РКХдә киңәшмә уздырды

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе президенты Ирина Питулова Республика клиник хастаханәсенең коллективы белән очрашты. Очрашу кысаларында белем бирү семинары узды.

Медицина хезмәткәрләре ассоциациясенә керү медицина хезмәткәренең хокукларын, намусын, абруен һәм һөнәри репутациясен яклау булып тора. «Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе» 2009 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасының инновацион үсешенә, сәламәтлек саклау өлкәсендә законнар базасын камилләштерүгә, күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә, үз әгъзаларының социаль һәм һөнәри хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга булышлык күрсәтү максаты белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International