Казан дәүләт медицина университеты – Бөтендөнья Медицина Белеме бирү Федерациясенең (WFME) стандартлары буенча халыкара аккредитация уза торган Россия Федерациясендә беренче югары уку йорты.
Югары уку йорты аккредитацияләү процессына 2019 елның июнендә керде, үз эшчәнлегенә анализ ясады һәм үз-үзен бәяләү турында хисап әзерләде, аны экспертлар халыкара аккредитация таләпләренә туры килә дип таныдылар.
2019 елның 2 декабреннән алып 4 декабренә кадәр Казан ДМУда Бәйсез аккредитация һәм рейтинг агентлыгының (БАРА) Эксперт комиссиясе эшләячәк һәм югары уку йортының эшчәнлегенә Бөтендөнья медицина белеме бирү оешмасы стандартлары буенча тышкы экспертиза үткәрәчәк. БАРА БДБ илләреннән Бөтендөнья Медицина Белеме бирү Федерациясенең (WFME) танылуын алган беренче оешма, бу медицина оешмаларын һәм белем бирү программаларын халыкара стандартларга туры китереп халыкара аккредитацияләү хокукын бирә.