Свияжскида #СалагаИгелек акциясе узды

2019 елның 29 ноябре, җомга

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе белгечләре бригадасы һәм волонтер-табиблар «СалагаИгелек!» Бөтенроссия проекты кысаларында Свияжск авылына килеп киттеләр. Утрауның авыл халкын кабул итү мәйданчыгын Свияжск төп гомуми белем бирү мәктәбе тәкъдим итте. Кабул итүне терапевт, онколог, гинеколог, офтальмолог, эндокринолог, кардиолог, педиатр алып бардылар. 74 кеше (60 өлкән граждан һәм 14 балалар бакчасында тәрбияләнүче) медицина ярдәме алды.

Табиблар эчке органнарның ЭКГ һәм УЗИ диагностик тикшеренүләрен үткәрделәр, шулай ук халык күчмә комплекста флюорография тикшерүен үтә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International