Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру кысаларында югары һәм урта медицина уку йортларында укучылар арасында ел саен «Мин медицинадагы коррупциягә каршы» темасына укучыларның иң яхшы иҗади эшенә IX Республика конкурсы үткәрелә. Аның төп бурычлары арасында – сәламәтлек саклау системасы турында, коррупция күренешләрен җиңәргә омтылучы социаль институт буларак, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру.
Оештыручылары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Казан дәүләт медицина университеты» ЮББ ФДБББУ.
Конкурс турында нигезләмә.
Конкурс нәтиҗәләре 2019 елның 9 декабрендә 15.00 сәгатьтә КДМУның Гыйльми советының утырышлар залында игълан ителәчәк.