Балык Бистәсе районында «Сәламәт киләчәк» ФПП күчмә утырыш үткәрде

2019 елның 29 ноябре, җомга

Татарстан Республикасында «Сәламәт киләчәк» ФПП Иҗтимагый советының күчмә утырышы Балык Бистәсе районында узды. Татарстан халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләсе буенча утырышта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Сәламәт киләчәк» ФПП Иҗтимагый советы Рәисе Борис Менделевич, «Сәламәт киләчәк» ФПП региональ координаторы, РКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International