Казанда сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар

2019 елның 29 ноябре, җомга

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкиллекләре ягыннан сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итү турында фикер алыштылар.

Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус программаларны һәм проектларны эшләп чыгару һәм тормышка ашыру бүлеге башлыгы Эльза Мәрдәнова, Татарстан клиникаларының, ерак һәм якын чит илләрдә, шулай ук РФ субъектларында Татарстан Республикасы вәкиллекләренең баш табиб урынбасарлары катнаштылар.

Экспертлар Балалар республика клиник хастаханәсендә һәм Республика клиник офтальмология хастаханәсендә «Татарстан Республикасы буенча медицина хезмәтләрен экспортлауны үстерү» программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International