Быел ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина инициативасы буенча Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашында «түгәрәк өстәл» оештырылды. «Яшь белгечләр – киләчәккә караш» дигән темага яшь табиблар белән ачык диалог җылы дустанә атмосферада узды.
Танышу нефть башкаласының медицина оешмалары турында презентация фильмын караудан башланды, ә аннары башлык: «безнең өчен сезнең килүегез һәм иң мөһим социаль тармакларның берсе – сәламәтлек саклау тармагын камилләштерүгә керткән өлешегез бик мөһим», дип ассызыклады. Быел Әлмәт ДПУсенә төрле белгечлекләрдән 69 табиб (шулардан яшьләр – 21 кеше), шул исәптән чит шәһәрләрдән (Саратов, Ставрополь, Уфа һ.б.) килгән яшь белгечләр, шулай ук үз шәһәрләрендә эшкә урнашу өчен медицина югары уку йортларын тәмамлаганнан соң Әлмәткә кире кайткан белгечләр килделәр.