Казан дәүләт медицина университеты мәйданчыгында «СПИДны бергә туктатыйк!» ачык студентлар форумы узды. Чараны «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештырды. Анда медицина профиле һәм медицина профилендә булмаган студентлар катнаштылар.
«ТР ССМ Республика СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге» ДАССУнең баш табибы, Идел буе федераль округы буенча ВИЧ-йогышны диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча баш штаттан тыш белгеч Нияз Галиуллин чараның хөрмәтле кунагы булды.
Форум кысаларында барлык теләүчеләр СПИД Үзәге оештырган ВИЧ-йогышка аноним экспресс-тестлар (селәгәй буенча) уза алдылар.Барлыгы үз ВИЧ-статусын 61 кеше белде.