Гражданнарның ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча хәбәрдарлыгын арттыру максатларында Чистай шәһәрендә ел саен 1 декабрьдә билгеләнә торган Халыкара Спид белән көрәш көненә багышланган чаралар уздырылды.
2019 елның 27 ноябрендә «Чистай ҮРХ» ДАССУ сырхауханәсендә медицина хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас районнарындагы территориаль бүлеге һәм «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССУнең Чистай, Спас районнарындагы филиалы белгечләре белән бергә семинар уздырылды. Семинар барышында медицина ярдәме күрсәткәндә эпидемиологик хәл, клиника, диагностика, ВИЧ-йогышын дәвалау һәм профилактикалау мәсьәләләре каралды. Шулай ук җыелышта Чистай муниципаль районында ВИЧ-йогышы буенча эпидемиологик хәл турында фикер алыштылар һәм ВИЧка тикшерелергә тиешле контингент исемлеге билгеләнде.