Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә табиб һәм урта медицина персоналы арасында һөнәри осталык конкурсы булды. Конкурс беренче тапкыр узды һәм учреждениенең сыйфат бүлеге тарафыннан оештырылды.
Оештыручылар карары буенча, конкурс ел саен табиб һөнәренең, урта медицина персоналының дәрәҗәсен, аларның җәмгыятьтәге әһәмиятлелеген күтәрү максатларында үткәреләчәк һәм һөнәри эшчәнлекне камилләштерүгә стимул булачак. Конкурста катнашу үзенчәлекле осталык, белем, коллектив һәм аерым хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мәктәбе булып тора, дип ышана клиника җитәкчелеге.
Хастаханәнең йомгаклау планеркасында конкурсның барлык җиңүчеләре истәлекле дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр.