Казан мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары өчен мәгариф һәм сәламәтлек турында йомгаклау семинары-киңәшмәсе узды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвеше бүлегенең белгечләре Казан шәһәренең Совет районы мәктәпләренең педагоглары өчен белеем бирү һәм сәламәтлек турында семинар–киңәшмә оештырдылар һәм уздырдылар.

Семинар барышында наркоманияне, тәмәке тартуны һәм алкоголизмны профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Мәктәп укучылары арасында «снюслар» тәмәке катнашмалары таралуны кисәтүгә аерым игътибар бирелде. Йогышлы, тире авыруларын һәм җенси юл белән тапшырыла торган йогышларны, ВИЧ-йогышын һәм СПИДны профилактикалау мәсьәләләре карап тикшерелделәр. Кызамык, грипп һәм вакцинопрофилактикалауга басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International