Профессор Е.В. Адамюк исемендәге ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсендә Россия регионнарыннан табиб-офтальмологлар өчен өстәмә һөнәри белем бирү программалары тормышка ашырыла. Катарактаны факоэмульсификацияләү буенча цикл вакытында «WetLab» укыту операция бүлмәсендә һәм клиниканың операция бүлмәләрендә табиб-офтальмологлар операция микроскоплары, заманча хирургия аппаратурасы, микроинструментарий, җөй материалы белән эшләү күнекмәләрен һәм тәҗрибәсен алдылар, шулай ук катарактаны факоэмульсификацияләү буенча төрле офтальмология операцияләренең аерым этапларын башкаруның микрохирургия техникасын үзләштерделәр һәм камилләштерделәр.