30 ноябрьдә, шимбә көнне «ТР ССМ РКХ» ДАССУдә яшь табиблар участок терапевтларының – 2018 һәм 2019 елларда тәмамлаучыларның ТР ССМ терапия буенча баш белгече, госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, профессор Абдулганиева Д. И., ТР ССМ гомуми табиб практикасы буенча баш белгече, госпиталь терапиясе кафедрасы доценты Фейсханова Л.И. белән очрашуы булды.
35тән артык яшь табиб Яшел Үзән, Тукай, Лениногорск, Югары Ослан, Аксубай, Чистай, Кукмара, Балык Бистәсе, Балтач, Мөслим районнарыннан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Казан шәһәрләреннән килгәннәр иде. Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүнең хәзерге заман моделендә участок терапевтының роле турында, участок терапевтлары өчен йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча Федераль рекомендацияләр һ. б. мәсьәләләр турында фикер алышынды.