ТКҮРКПХдә онкологиядән терелеп килүче пациентлар өчен мәктәпнең чираттагы дәресе узды. Бу юлы сөт бизенең яман шеше һәм үпкәләрнең яман шеше турында җентекләп сөйләделәр. Табиб сүзләре буенча, бүген онкология авыруының конкрет сәбәпләре ачыкланмаган. Шуңа да карамастан, сөт бизенең яман шеше башкаларныкына караганда ешрак очрый торган хатын-кызлар куркыныч төркеме бар. Бирегә бала тапмаган һәм соң бала тапкан хатын-кызлар керә. Куркыныч төркемендә шулай ук якын туганнары арасында сөт бизенең яман шеше булган пациентлар керә. Шулай ук монда бу авыруны кичергән пациентлар керә, алар очрагында, авыру кабатланмасын өчен, икенче сөт бизен җентекләп күзәтергә кирәк.