7нче номерлы ШКХдә симерүне хирургик дәвалау турында сөйләячәкләр

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә «Бариатрик хирургия симерүне һәм 2 типтагы шикәрле диабетны дәвалауда» гамәли курсы узачак.

Чара кысаларында эндовидеохирургик бариатрик операцияләрне башкару үзенчәлекләре күрсәтеләчәк.

Операция бүлмәләрендә практик дәресләрне һәм лекцияне м.ф. к.,. «В.А. Алмазов исемендәге ФМТҮ» ФГБУның метаболик бозулар хирургиясе ФТЛ мөдире, Санкт-Петербург шәһ. бариатрик хирурглар Россия җәмгыяте президенты Александр Неймарк уздырачак.

Укуларда катнашучылар белемнәрен һәм лапароскопик операцияләрне башкару буенча техникасын, аерым алганда ашказанының җиң резекциясен камилләштерә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International