Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мөхәмәтдинова Зәмзәмия Миңнегари кызы 2019 елның 28 ноябрендә үзенең иң кадерле кешеләре арасында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән истәлекле адресны һәм кыйммәтле бүләкне Сәламәтлек саклау идарәсенең Ветераннар советы рәисе Надежда Царева кулларыннан кабул итте. Психоневрология диспансерының баш табибы Сергей Лебедев һәм баш шәфкать туташы Әнүзә Минкина да юбилярны чәчәкләр һәм бүләк белән котладылар, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Кече шәфкать туташы булып 16 ел эшләү дәверендә бу кечкенә, нәфис, аз сүзле ханым медучреждение коллективының һәм пациентларының лаеклы хөрмәтен һәм ихтирамын казанды.