Түбән Кама ҮРХнең 2нче номерлы сырхауханәсендә «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясе узды. Теләгән һәркем экспресс-анализ тапшыра һәм үзенең ВИЧ-статусын белә алды.
Үз ВИЧ-статусында кызыксынган кешеләр аз булмады, барлыгы кан тапшырырга һәм экспресс-тест узарга 150 кеше теләк белдерде. Бүген барлык тестлар да тискәре нәтиҗә күрсәтте. Тест узучыларның яшь категориясе 30 яшьтән алып 70 яшькә кадәр иде. 1 тамчы кан, биш минут көтү һәм пациентлар, үзенең ВИЧ-статусын белеп, җиңел йөрәк белән сырхауханәдән чыктылар.
Бу акция ел саен үткәрелә һәм, тәҗрибә күрсәткәнчә, халык арасында зур популярлык казана.