Гериатрия кабинеты Мөслим ҮРХдә ачылды. Профильле белгеч үз игътибарын район халкының 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләренә колачлаячак, аларның сәламәтлекләре турындагы җентекле хикәяләрен тыңлаячак, киңәшләр бирәчәк һәм дәвалауны билгеләячәк.
Ачылыш «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру, шулай ук «гериатрия»профиле буенча медицина ярдәме системасын үстерү чиләрендә булды. Әлеге чарага район халкын районда шундый тар белгеч барлыкка килүнең мөһимлеге турында сөйләү өчен чакырдылар. Гражданнарның сорауларына Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм җирле үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Морзаханов җавап бирделәр.