«Стоп ВИЧ /СПИД» Бөтенроссия акциясе чикләрендә Әлмәттә ВИЧ-йогышын тестлауның мобиль пунктлары җәелдерелде.
Җанатарлар матч башланганчы һәм тәнәфесләрдә Әлмәт СПИД-үзәге белгечләрендә бушлай һәм аноним тест узып, үзләренең ВИЧ-статусын белә алдылар. Акциядә барлыгы 57 кеше катнашты.