Татарстан почтальоннарын табибка кадәрге ярдәмгә өйрәттеләр

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

«Татарстан почтасы» ФПЭИ Кукмара почтамтының почта элемтәсе бүлекләре почтальоннары һәм башлыклары район үзәк хастаханәсе җирлегендә укулар үттеләр.

2019 ел башында «Татарстан почтасы» ФПЭИ һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның, инвалидларның сәламәтлеген һәм иминлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Уртак социаль проект кысаларында почтальоннар гражданнарга диспансеризацияне һәм профилактик медицина тикшерүләрен узу мөмкинлекләре турында хәбәр итәчәкләр. Шулай ук, кирәк булган очракта, алар халыкка табибка язылырга яки өйгә медицина ярдәме чакыртырга булышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International