Яр Чаллының 2нче номерлы стоматология сырхауханәсе «VIII Дөнья премиясе» конкурсы лауреаты булды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 2нче номерлы стоматология сырхауханәсе «VIII Дөнья премиясе – 2019 елдагы Россия халкына һәм ватандашларга игелекле эшләр өчен» халыкара конкурсында катнашты.

Татарстан коллективы «Игелекле коллектив» номинациясендә лауреат дип табылды һәм конкурс дипломы белән бүләкләнде.

Тапшыру тантаналы церемониясе Санкт-Петербургта «Бер-берсеңә» фестивале чикләредә узды. Россиянең 65 регионнан һәм 14 чит илдән 750 дән артык кеше конкурста катнашуга гариза биргән. Һәр номинант игелек энциклопедиясенә үз исемен кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International