Казанда нефрология һәм бөернең алмаштыру терапиясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Казанда «Нефрологиянең һәм бөернең алмаштыру терапиясенең сайланган мәсьәләләре» дигән Идел буе фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара Татарстанның, Саратовның, Ижевскиның һәм Оренбургның әйдәүче табиб-нефрологларын берләштерде.

 Конференция эшендә Республика клиник хастаханәсенең белгечләре актив катнаштылар. Гемодиализ бүлеге мөдире, ТР ССМ канны чистартуның бөердән тыш алымнары буенча баш штаттан тыш белгече Гатиятуллин Н.Р. «Нефроген асцит: миф яки чынбарлык» һәм «Перитонеаль диализда дәвалау төрләре» докладлары белән чыгыш ясады. Бөерне күчереп утырту бүлеге табибы, м.ф. к., КДМА урология һәм нефрология кафедрасы доценты Хәсәнова М. И. нефрология практикасында шешенүләр һәм бөер реципиентларында булышлык терапиясе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International