2019 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен алуга 5нче ачык конкурс лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Максим Протасов һәм башкалар катнаштылар.
Бүләкләү тантанасын ачканда Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, сыйфат өлкәсендәге премияләр җитештерелә торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга дәүләт тарафыннан оешмаларны стимуллаштыруның нәтиҗәле инструменты булып тора.