«Медицина һәм социаль карау» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар WorldSkills Russia» региональ чемпионаты чираттагы тапкыр 2 декабрьдән башлап 7 декабрьгә кадәр «Казан медицина көллияте» ДАҺББУнең җирлегендә уза.
Конкурсантлар тарафыннан башкарылган эшләрнең сыйфатын ТРның 15 тәҗрибәле эксперты бәяли, алар арасында – БРКХнең шәфкать туташлары буенча баш табиб урынбасары Надежда Погуляй. Алда әле иң кызыклы конкурс көннәре, алар барышында катнашучыларга төрле модульләр буенча медицина һәм социаль карау буенча биремнәр биреләчәк.