Республика клиник хастаханәсендә Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Диләрә Мироваеваның һәм аның иҗат коллективының Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Сәламләү сүзе белән клиника җитәкчелеге исеменнән баш табиб урынбасары Айрат Хәйруллин һәм РКХ сәламәтлек саклау медицина хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Ксения Кондратьева чыгыш ясадылар. Алар авыруларга сәламәтлек һәм тиз арада терелүләрен теләделәр.