Казан дәүләт медицина университетында Бөтендөнья Медицина Белеме бирү Федерациясенең (WFME) стандартлары буенча халыкара аккредитация буенча Бәйсез аккредитация һәм рейтинг агентлыгы (БАРА) эксперт комиссиясенең эше тәмамланды.
Өч көн дәвамында эксперт комиссиясе югары уку йорты җитәкчелеге белән очрашулар уздырды, төрле юнәлешләр буенча структур бүлекчәләр җитәкчеләре белән эшчәнлек турында фикер алышты. Комиссия әгъзалары факультетлар деканнары, кафедра мөдирләре, укытучылар белән очраштылар, югары уку йорты укытучыларына анкеталаштыру үткәрделәр. Студентлар, ординаторлар һәм аспирантлар белән очрашулар оештырылды, барлык категория укучылар арасында анкеталаштыру уздырылды.