КДМУда «Мин медицинада коррупциягә каршы » IX Республика конкурсының йомгакларын ясадылар

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

КДМУда «Мин медицинада коррупциягә каршы» темасына югары һәм урта махсус медицина уку йортларының укучылары арасында иң яхшы иҗади эш буенча IX Республика конкурсының йомгакларын ясадылар. Гадәттәгечә, әлеге конкурс 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә үткәрелә.

Чараны Казан ДМУ ректоры вазыйфаларын башкаручы А.С. Созинов ачты. Барлык катнашучыларны да чакырылган кунаклар: ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе А.Б. Маратканов, Казан шәһәре Вахитов районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Э.Ю. Садриев, «Бирмәскә - алмаска!» дигән республика яшьләр коррупциягә каршы программасының җитәкчесе А.Ю. Лапенкова, Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча ТР Яшьләр хөкүмәте Рәисе киңәшчесе, «Гадел Медик» Казан ДМУ Студентлар коррупциягә каршы комиссиясе Рәисе, «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектының  IX сезоны финалисты Әмир Әхмәтов – сәламләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International