Яр Чаллы шәһәренең 6нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсендә «Демография» илкүләм проектын һәм «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру буенча республика киңәшмәсе булды.
Гериатрик кабинет эше белән илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча эшче төркем рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Шәһәр Советы Депутатлары, Яр Чаллы шәһәре ДПУнең һәм Кама аръягы регионының район хастаханәләренең баш табиблары таныштылар.