Шикәр диабеты булган гражданнар һәм аларның якыннары, табиблар һәм пациентлар бергәлекләре өчен комплекслы цифрлы экосистема Яндекс Дзенда яңа мәйданчык белән тулыланды.
«Диабет турында» – Россиядә шикәр диабеты булган кешеләр һәм аларга авыруны контрольдә тотарга ярдәм итүчеләр өчен беренче экосистема. Анда Россиянең әйдәп баручы экспертларыннан шикәр диабеты белән идарә итү турында тикшерелгән мәгълүмат кына бар.
Ресурс шикәр диабетының һәр төре: 1 типтагы шикәр диабеты, 2 типтагы шикәр диабеты, балаларда шикәр диабеты, гестацион шикәр диабеты, предиабет һәм башка типтагы шикәр диабеты булган пациентларга авыру турында материаллар эзләү уңайлы булсын өчен булдырылган.
Һәр кулланучы эталон калькуляторларны һәм сораштыруны куллана ала: икмәк берәмлекләре калькуляторы, тән массасы индексы, «Диариск» уникаль сораштыру ярдәмендә 2 типтагы шикәр диабеты үсеше куркынычын билгели ала.
"Диабет турында" рәсми ресурс һәм социаль челтәрләрдән тора: ВКонтакте, Макс, Одноклассники. Рубрикаларның яртысыннан артыгы интерактив. Мәсәлән, социаль челтәрләргә язылучыларның эксперт сайлау һәм аңа шикәр диабеты белән бәйле сораулар бирү мөмкинлеге бар. Җаваплар видео форматында бастырыла.
Хәзер экосистеманың Яндекс Дзенда платформасы барлыкка килде. Анда авыруның катлаулануларын һәм куркынычларын профилактикалау, шикәр диабеты белән курыкмыйча яшәү турында мәгълүмат, диагноз белән якыннарга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында киңәшләр урнаштырыла.
Табиблар җәмгыяте өчен ресурста «Белгечләргә» бүлеге булдырылган. Бу шикәр диабеты белән эшләүче табиблар өчен белем базасы. Биредә актуаль киңәшләр, күзәтүләр, оригиналь тикшеренүләр һәм клиник очраклар җыелган. Белем базасы кирәкле мәгълүматны тиз табарга һәм көндәлек практикада нигезле карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Мартта белем базасын фәнни журналлардан 50 материал тулыландырды.
Бердәм мәгълүмати ресурс булдыру буенча эшләр «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Шикәр диабеты белән көрәш» федераль проекты кысаларында үткәрелә, ул шикәр диабеты белән авыручы пациентларга күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын күтәрү һәм аннан файдалану мөмкинлеген арттыру исәбенә көтелгән гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән.